Иваново шәһәрендә хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесендә илле кеше катнашкан

Чараның иганәчеләре һәм хәйриячеләре Иваново мәчетенә йөрүчеләр үзләре булган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 12 гыйнварда Иваново шәһәренең Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар һәм балалар арасында Коръән уку һәм белем алу буенча конкурс узды. Чарага 200 кеше килгән, шуларның иллесе катнашучы. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурска хатын-кызларга һәм балаларга гына керергә рөхсәт ителде. Ун яшькәчә малайлар әниләре яки әбиләре белән бергә керде. Иң өлкән катнашучыга 78 яшь иде.

Конкурс тәнәфесләр белән бергә 6 сәгать дәвам итте. Мәхәлләчеләрнең үз көчләре белән 200 кешегә өстәл әзерләгән иде. Пылау пешергәннәр, салатлар һәм камыр ризыклары алып килгәннәр иде.

Хатын-кызлар бәйгесе Коръән буенча белемнәрне камилләштерүгә омтылышны стимуллаштыру максатыннан үткәрелә.

Бәйге традициягә әверелде. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелде. Чараның иганәчеләре һәм хәйриячеләре Иваново мәчетенә йөрүчеләр үзләре булган.