Свердловски өлкәсендә корбан ите өләшү дәвам итә

Свердловски өлкәсендә корбан ите өләшү дәвам итә

(Екатеринбург, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Корбан бәйрәме көннәрендә Югары Пышма мәчетендә күп кенә мөселманнар тарафыннан китереп чалынган корбан итен өлкән яшьтәге мохтаҗларга, ятимнәргә өләшү дәвам итә. Корбан бәйрәменә килгән халыкны сыйлаганнан соң калган итләрне мәчеттән ерак түгел урнашкан балалар һәм картлар йортына илтеп бирделәр. Шулай ук биредәге хәрби хезмәттә булган яшь солдатларга да өлеш чыкты.

Ә кайбер мөселманнар ният итеп чалган корбанлыкны өй саен йөреп, ятим карчыкларга өләштеләр. “Саф чишмә” газетасы мөхәррире Миңсылу Ижгузина сөйләвенчә, андый ялгыз татар әбиләре Екатеринбургта бик күп яши икән. Корбан ите бирергә кергәч, әбиләр күз яшьләре белән рәхмәт укыйлар, кеше белән аралашырга сусаганнар, һәрберсе янында озаклап утырырга туры килде, бик кызганыч булды, дип сөйләде ул. Миңсылу ханым андый әбиләр турында татар оешмаларына җиткереп, даими ярдәм оештырып булмас микән дигән фикердә.