Ульяновски өлкәсеннән дүрт дистә мөселман хаҗга китте

Ульяновски өлкәсеннән дүрт дистә мөселман хаҗга китте

(Ульяновски, 17 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең 17 нче санлы милли китапханәсендә Үзәк җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин белән очрашу үткәрелде. Анда ислам дине белән кызыксынучы зыялы милләттәшләребез катнашты.

Дин әһеле шәригать кануннары һәм халкыбыз йолаларының асылы, якынлашып килүче Корбан бәйрәменең төп мәгънәсе хакында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.

- Адәм балалары бер-берсен ешрак сәламләсеннәр иде, чөнки сәламләү, беренче чиратта, исәнлек, тынычлык теләү ул. Ә каргау, начарлык эшләргә тырышу беркайчан да яхшылык белән тәмамланмый. Каргышның уртак булуы хакында онытмасак иде. Кешеләрнең күпчелек өлеше җәһәннәмгә нәкъ үзенең теле аркасында керер, диелгән бер хәдистә. Шуңа да гайбәт сөйләүнең зур гөнаһ булуы турында аеруча ассызыклап үтәм. Көнләшү мәсьәләсенә килгәндә, тәкъва кешеләргә карата хөсетлек кылырга, алардан үрнәк алып яшәргә киңәш ителә, - диде Рөстәм хәзрәт.

Имам-хатыйб Корбан гаете хакында да тәфсилләп сөйләде.

- Аллаһының ризалыгына ирешү нияте белән корбан чалу, һичшиксез, изге гамәл. Корбан рәвешендә чалынган мал итеннән ятимнәр һәм фәкыйрьләргә дә өлеш чыгару мәслихәт. Кызганыч ки, мохтаҗлыкта көн күрүче кешеләрне мөселман кардәшләребез арасында да очратырга мөмкин. Мәсәлән, Ульяновски шәһәренең Ленин районы социаль яклау комитетында 1300 милләттәшебез исәптә тора икән. Ә тулаем өлкә үзәге буенча андыйлар саны ун мең кешегә җитә. Дини бәйрәмебез көнне аларны да сөендерергә тырышсак иде, - диде ул.

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, корбан чалырга ниятләгән кешенең мөэмин-мөселман булуы шарт. Әлеге мөселманның тормыш-көнкүреше җитеш булырга тиеш, ягъни яшәү урынына, өй җиһазларына ия булуы таләп ителә. Ә инде 85 граммнан да ким булмаган күләмдә алтынга ия кешеләр өчен корбан чалу ваҗиб гамәл булып санала. Кемнәндер бурычка акча алып корбан чалырга ярамый, ә менә cәдакага җыелган акчага корбанлык юнәтергә рөхсәт ителә, диде ул.

Рөстәм хәзрәт «Идел-хаҗ» оешмасының Ульяновски өлкәсендә яңа гына барлыкка килгән вәкиллегенең эшчәнлеге хакында да бәян итте.

- Һәрбер мөселман өчен дә изге булып саналган җирләргә хаҗ cәфәренә бару мәсьәләсен хәзер үзебездә үк хәл итәргә була. Ульяновски төбәгендә яшәүче дүрт дистә дин кардәшебез быел шундый мөмкинлектән файдаланды. Шушы көннәрдә генә Мәккә каласына юл алган якташларыбыз арасында өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә бар. Шунысы аеруча гыйбрәтле: хаҗиларыбыз арасында бай кешеләр юк, һәммәсе дә урта хәллеләр. Тырышлык куйгач, пенсионерларыбыз да җитәрлек күләмдә мал туплый алганнар. Барча хаҗиларга да изге җирләрдән сафланып вә пакьләнеп, гөнаһларыннан арынып, яңа туган сабый сыман әйләнеп кайтырга насыйп итсә иде, - диде имам-хатыйб.