Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән мәчетләренә зур хәйрия ярдәме күрсәтелде
РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов Каратмән авылы мәчетенә 250 мең, ә Яңа Тура бистәсенең төзелеп килүче мәчетенә 200 мең сум акча тапшырды.
(Яшел Үзән, 17 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). РФ мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясенең узган очрашуында мөселман бизнесменнары 450 мең сум күләмендә хәйрия акчасы җыйган. Ул Татарстанның Яшел Үзән районында 2 мәчет төзү һәм ремонтлауга тотылган.
РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов Каратмән авылы мәчетенә 250 мең, ә Яңа Тура бистәсенең төзелеп килүче мәчетенә 200 мең сум акча тапшырды. Бу мөселман эшмәкәрләренең ай саен үткәрелә торган гомуми очрашуының күркәм традициясе булып тора. Һәр елны төрле дини оешмаларга финанс ярдәме күрсәтелә.
Айдар Шаһимәрдәнов Каратмән авылы мәчете имам-хатыйбы Әхтәм Ибраһимов һәм авыл аксакаллары белән аралашты. Каратмәндә яшәүчеләр Айдар Равил улына һәм битараф булмаган мөселманнарга иганәчелек ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр. Әхтәм хәзрәт билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе зур изге эш белән шөгыльләнә һәм, кызганычка, мондый оешмалар һәм кешеләр безнең илдә күп түгел.
«Элек меценатлар авылларга, мәчетләргә, хастаханәләргә, мәдрәсәләргә һәм башка социаль мөһим оешмаларга булышкан, мондый ярдәм яшәргә һәм үсәргә мөмкинлек биргән, хәзер сез бу традицияне лаеклы дәвам итүчеләр. Без мәчетнең бу залында ремонт ясыйбыз һәм Исламны үстерү өчен хезмәт итү, безнең төп бурычыбыз. Биредә яшьләрне дин нигезләренә өйрәтәчәкбез», — дип өстәде ул.
Каратмән мәчетендә янкорма эшләнеп, ул беренче чиратта мәдрәсә буларак кулланылачак һәм шул ук вакытта, аш мәҗлесләре дә оештырып булачак, моның өчен биредә бөтен шартлар да булдырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз