news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Мәүлид кичәсе уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Бүген, кояш баегач, рабигыль әүвәл аеның 12нче көне җитә. Бу төндә 571 елда рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) туган.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарга Мәүлид кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, кояш баегач, рабигыль әүвәл аеның 12нче көне җитә. Бу төндә 571 елда рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) туган.

Аның туган көнен мөселманнар башкача Мәүлид ән-Нәби дип атыйлар һәм ай буе хөрмәтләп билгеләп үтәләр. Шуңа татар халкында рабигыль әүвәлне Мәүлид ае дигән исем белән йөрткәннәр һәм зурлаганнар.

«Мин сезнең барыгызны да якынлашып килүче Мәүлид ән-Нәби көне белән тәбриклим. Мәүлид кичәсендә Рәсүлебезгә (с.г.в.) салаватлар әйтергә, аның пәйгамбәрлеге, тормышындагы могҗизалар һәм тарихи вакыйгалар турында китаплар укырга тиешле. Шуңа күрә сезне бу кичәне ихлас ниятләрдә уздырырга чакырам», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100