news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин Рушан Аббясовны Әл-Фәхр ордены белән бүләкләде

Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Рушан Аббясовны 40 яшьлек туган көне белән дә котлаган.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Мөфти Равил Гайнетдин Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясовны Әл-Фәхр ордены белән бүләкләү указын имзалады.

РФ Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр советы рәисе, РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы мөфти Равил Гайнетдин үзенең урынбасарын, Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Рушан Аббясовны 40 яшьлек туган көне һәм Мәскәү өлкәсендә 20 еллык дини хезмәте белән котлады, диелә РФ мөселманнары шурасы матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Россия мөселманнарының Дини әйдаманы Рушан хәзрәт Аббясовны Россия мөселманнарының иң югары бүләге — Әл-Фәхр ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

«Озак еллар буе ислам өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт иткән, Мәскәү өлкәсендә мөселман җәмгыятен үрнәк итеп оештырган өчен, халыкара аренада Россия мөселманнарының абруен ныгыткан өчен», — дип мөфти Равил Гайнетдин указны имзалаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100