news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Мөселман яшьләре үзәге төзелешен тизләтү өчен ярдәм сорыйлар

Җир казу, чистарту, күчерү эшләрендә ярдәм итәргә килүчеләр бар.

Апаста Мөселман яшьләре үзәге төзелешен тизләтү өчен ярдәм сорыйлар
ttp://apastovo.ru/

(Апас, 17 октябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районында Мөселман яшьләре үзәге бинасында төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Биредә тәҗрибәле, үз һөнәренең чын осталары булган төзүчеләр эшли. 

«Мәчеткә йөрүче абыстайлар төзүчеләрне көн саен кайнар азык белән тәэмин итәләр. Җир казу, чистарту, күчерү эшләрендә ярдәм итәргә килүчеләр дә бар. Эшләр оешкан төстә бара. Бүгенге көндә максатыбыз — кышка кадәр булачак бинаның түбәсен ябып калдыру. Эшләрне тизләтү өчен райондашларның, иганәчеләрнең, якташларның матди ярдәмен көтеп калабыз», — дип хәбәр итә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100