Равил Бохараев ислам һәм христиан диннәре үзенчәлекләре турында сөйләде

Очрашу “Төньяк Ислам турында әңгәмәләр” тематик циклы кысаларында узды

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында видеоконференция режимында, язучы, галим һәм публицист Равил Бохараев белән “Төньяк Ислам турында әңгәмәләр” тематик циклы буенча “Ислам һәм христиан дине” исемле 4 нче очрашу узды. Аның белән әңгәмәне тележурналист Ринат Әхмәтҗанов корды.
Равил Бохараев әңгәмә башында ассызыклап узганча, ислам һәм христианлык темасы Россиядә һәм бөтен дөньяда буталчык, әмма зур ихтыяҗга ия булган темаларның берсе. Ул билгеләп узганча, бу ике дин төрле идеяләр белән сугарылган һәм алар берсеннән-берсе аерым яши дигән фикерләрне күп ишетергә туры килә. Галим христан, ислам һәм яһүд диннәрендә Аллаһы Тәгаләгә ышану тезисларын әйтеп узды: “Слушай, Израиль: Господь – Бог наш, господь один”, “Аллаһ бар һәм бер һәм Мөхәммәд пәйгамбәр аның илчесе”, “Нет Бога кроме единого” кебек дингә табыну формулаларының асылында бер мәгънә ята.
“Аллаһ бер, әмма кешеләрнең аңа карата төрле мөнәсәбәте берничә динне хасил иткән”, - ди галим. Аның әйтүенчә, Коръән һәм Инҗилдә дә бертөрле фикерләр күп.
Равил Бохараев билгеләп үткәнчә, еш кына җәмәгатьчелектән Ходай Тәгалә булса, җир тетрәү, су басу һәм башка афәтләр биреп, кешеләрне тилмерергә мәҗбүр итмәс иде кебек фикерләрне ишетергә туры килә. “Шул вакытта “сулый торган һава өчен дә без Аллаһка рәхмәтле булырга тиешбез, җирдә яшәвебез дә Аллаһ рәхмәте белән бит”, - дип әйтәсе килә ди язучы. Моның белән ул: “Дингә ышанучы кеше рәхмәтле була белергә тиеш. Рәхмәт укый белмәгән кешене дини дип әйтеп булмый”, - дип шәрехләде.
Очрашуда шулай ук Изге Коръән, Тәүрат, Инҗил китапларына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар да яңгырады.   
Сүз уңаеннан. Әңгәмәнең видеоязмасы белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында видеоархив бүлекчәсенә кереп танышырга була.

Иртәгә Зур Концертлар залында Равил Бохараевның 60 яшь тууына багышланган юбилей кичәсе узачак.