«Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсенең мөселман оешмалары» дигән белешмә-китап бастырыла

Якын араларда «Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсенең мөселман оешмалары» дип аталган белешмә-китап басылып чыгачак
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгородның «Мәдинә» нәшрият йортында якын араларда «Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсенең мөселман оешмалары» дигән белешмә-китап дөнья күрәчәк. Китаптан Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөхтәсибәтләре (административ-территориаль бүлекләре), мөхтәсибәт составына кергән торак пунктлар, төбәктәге мәчетләр (шул исәптән эшләми торган һәм яңа төзелеп яткан), мөселманнарның дини берләшмәләре һәм җирле мөселман руханилары турында мәгълүмат табып булачак.
Белешмә-китап шәһәр һәм өлкә администрациясе вәкилләре, дин тотучылар, муллалар, һәм башка ислам дине һәм аны тарату эше белән кызыксынучы барлык кешеләр игътибарына да тәкъдим ителә, дип хәбәр итә өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Соңгы тапкыр мондый белешмә-китап 2002 елда нәшер ителгән булган. Быелгы басма 2 ноябрьдә Түбән Новгородта узачак мөселманнарның IV Корылтаена туры китерелеп бастырыла. 2008 елдан башлап мондый белешмә-китап ел саен яңартылып нәшер ителәчәк, диелә хәбәрдә.