Голландия имамнар әзерли башлады

Имамнарны әзерләү буенча рәсми курслар иммигрантларга тел каршылыгын тизрәк җиңеп, Голландия җәмгыятенә кереп китәргә ярдәм итәчәк.
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Голландиянең Интеграция эшләре министрлыгы игълан иткәнчә, илнең әйдәп баручы 3 вузында имамнар әзерләү буенча курслар ачылганнан соң 3 ел узгач, мөселман студентларның саны шушы ук уку йортларында пастор булырга әзерләнгән христианнар белән тигезләшкән.

Ислам факультетына керергә теләүчеләр әңгәмә үтәргә, шулай ук җирле ислам җәмгыятеннән бәяләмә алып килергә тиеш. Ирекле Университет, Лейден Университеты һәм Инхолланд көллиятендә белем алган имамнар җирле ислам үзәкләрендә, мәчетләрдә һәм хастаханәләрдә эшләр дип ниятләнә.

Җирле хакимиятләр фикеренчә, имамнар әзерләү курслары мөселман илләреннән чыккан иммигрантларга тел каршылыгын тизрәк җиңеп, Голландия җәмгыятенә кереп китәргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә IslamRf.ru.

Курсларда голланд телен өйрәнүгә аерым игътибар бирелә, чөнки имамнар вәгазьләр укуны һәм сорауларга җавап бирүне, милләтенә карамастан, Голландиянең барлык гражданнарына аңлаешлы телдә башкарырга тиеш.