news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Голамәләр, Казыйлар, Аксакаллар шурасының яңа составы игълан ителде

Яңа әгъзалар дүрт елга сайлана.

Татарстанда Голамәләр, Казыйлар, Аксакаллар шурасының яңа составы игълан ителде
http://dumrt.ru

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Чистай мөхтәсибәтендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумының күчмә утырышы узды. Утырышта пленум киңәшче органнарның составын яңарту турында игълан ителде.

Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыелыш эшендә  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук район башлыгы Дмитрий Иванов һ.б. катнашты.

Көн тәртибендәге төп сораулар булып алдагы 4 елга Диния Нәзарәте Президиумы, Голамәләр, Казыйлар, Аксакаллар Шураларының яңа составларын сайлау торды. Пленум бертавыштан аларны яңартты.

Шураларның әгъларының исемлеген кушымтада карап була.



Шура әгъзалары исемлеге
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100