Казандагы «Рамазан» мәчете балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәмгә чакыра

Балалар өчен программага сабын ясау, ашарга пешерү, аппликация ясау буенча мастер-класслар кертелгән.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдә Казандагы «Рамазан» мәчете 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны һәм аларның әти-әниләрен көз бәйрәменә чакыра. Әлеге чара мәчет территориясендә урнашкан балалар бакчасында узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар өчен программага сабын ясау, ашарга пешерү, аппликация ясау буенча мастер-класслар кертелгән. Шулай ук сабын куыклары шоуы да булачак. Моннан тыш, балалар өчен Коръән уку бәйгесе узачак. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Ата-аналар өчен психолог-консультант, психология магистры, Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе әгъзасы Собира Тарасевич лекция укыячак.

Чара 20 сентябрь көнне Окольная 25Б/1 («Рамазан» мәчете янәшәсендәге балалар бакчасы) адресы буенча иртәнге тугыздан алып көндезге уникегә кадәр узачак.

Бәйрәмдә катнашу түләүле. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: +7 999 162-15-15.