Казанның “Ярдәм” мәчете Корбан бәйрәменә әзерләнә

“Сөләйман” мәчете янында корбан чалу өчен барлык шартлар да тудырылган.

 (Казан, 17 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанның “Сөләйман” мәчете янында корбан чалу өчен махсус комплекс эшләячәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына "Ярдәм” мәчетенең матбугат үзәге хезмәткәре Римма Гатина хәбәр итә.

“Быел Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә, ди Римма Гатина.- Берничә ел дәвамында “Ярдәм” мәчете мөселманнарга бәйрәм көннәрендә корбан чалырга ярдәм итә. Мәчеттә корбанлык сарыкларга һәм сыерларга гаризалар кабул итә. Алдагы еллардагы кебек, Казанның ”Сөләйман” мәчете янында корбан чалу өчен махсус комплекс эшләячәк. Анда корбанлык сарыкларны тоту, чалу һәм итне бүлгәләү өчен урыннар каралган. Корбан чалуга әзерлек эшләре бик хасиятләп алып барыла. Чөнки шәригатьтә каралган таләпләр һәм санитар нормаларны үтәргә кирәк”.

“Ярдәм” мәчетеннән хәбәр иткәнчә, корбанлыкка гариза бирүчеләрнең күңеле тыныч була ала. Монда, корбанлыкны чалып кына түгел, аны эшкәртеп һәм кирәк кадәр кисәкләргә дә бүлеп бирелә.

Гаризалар Казан ш., Серов ур., 4а йорты һәм Ютазы ур., 8 нче йорт адресы буенча кабул ителә.