news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә имтихан комиссиясен Рушан Аббясов җитәкләде

Коронавирус пандемиясе дәвам итү сәбәпле, чыгарылыш имтиханы өлешчә дистанцион режимда узды.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Болгар ислам академиясен гамәлгә кую һәм гыйльми советы әгъзасы Рушан хәзрәт Аббясов «Болгар ислам академиясе» югары белем бирү дини оешмасының имтихан комиссиясе җитәкчесе булды.

Ул чыгарылыш сыйныф укучылары өчен йомгаклау имтиханын кабул итте. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, комиссия рәисенең урынбасары А.А.Тимерханов, комиссия составына Р. М. Мөхәммәтшин, Әл-Захрави Мөхәммәт Айман, Әл-Асри Сәиф Али Мөхәммәд, Әнвәр Әхмәд, М.А.Магомедов керде.

Коронавирус инфекциясе пандемиясе дәвам итү сәбәпле, чыгарылыш имтиханы өлешчә дистанцион режимда узды. Имтиханнар 15 һәм 16 июньдә ике көн дәвамында барды. Шәкертләр югары белем дәрәҗәсен күрсәтте һәм имтихан биремнәрен лаеклы үтәде, диелгән хәбәрдә.

Диплом эшләре июльдә якланачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100