“Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты башлана

"Бер-беребезгә булышыйк" проекты "Ярдәм" фонды тарафыннан 2016 елның февраленнән хәзерге вакытка кадәр системалы нигездә тормышка ашырыла.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Бүген Казанда “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча ике атналык тернәкләндерү курслары унынчы тапкыр старт ала. Әлеге проект коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләрне, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • "Бер-беребезгә булышыйк" проекты "Ярдәм" фонды тарафыннан 2016 елның февраленнән хәзерге вакытка кадәр системалы нигездә тормышка ашырыла.

Проект ярдәмендә Россиянең төрле почмакларыннан килгән инвалидлар компьютер белеменә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнәләр, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге алалар.

Укыту һәм тернәкләндерү программасы «Ярдәм» милли хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова эшләгән методика буенча үткәрелә.