Татарстан мөфтие Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясен кабул итте

Үзбәкстан мөфтиенең халыкара мөнәсәбәтләр буенча киңәшчесе Ибраһим Иномов җитәкчелегендә килгән делегация ТР МДН эшчәнлеге белән танышты

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Кичә Татарстан мөфтиятенә Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе килде. Үзбәкстан мөфтиенең халыкара мөнәсәбәтләр буенча киңәшчесе Ибраһим Иномов җитәкчелегендә килгән делегация ТР МДН эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук ике мөфтият арасында хезмәттәшлек хакында сөйләшү булды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  кунакларга республикадагы дини вәзгыять, татар дин әһелләре рухи мирасын торгызу, “Хузур” нәшрият йорты хакында сөйләде. 

Үзбәкстаннан килгән кунаклар мөфтиләренең сәламнәрен җиткерделәр, җылы кабул итү өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ике мөфтият арасында дәгъват һәм дини мәгариф өлкәсендә хезммәттәшлек юлларын барлау өчен, Камил хәзрәтне алар Үзбәкстанга чакырдылар.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.