Россия имамнарын “Ислам дәүләте” тарафдарларын кире күндерергә өйрәтәләр

Вәгазь вакытында “Ислам дәүләте” аббревиатурасын исламныкы дип түгел, иблиснике дип атарга кирәк

 (Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Ел башыннан Россиянең 300 имамы әзерлек курслары узган. Биредә аларны шул исәптән “Ислам дәүләте” террористик төркеме вербовкалаучыларына каршы торырга өйрәткәннәр. Бу хакта “Известия”гә Мәскәү ислам институтында хәбәр иткәннәр.

Имамнарга “Ислам дәүләте”нә теләктәшлек белдерүче кешеләргә элек тә исламда бу төр радикаль агымнарның булуын һәм аларның нигә китергәнлеге турында сөйләргә киңәш ителә. Россия мөфтиләр шурасында белдерүләренчә, вәгазь вакытында “Ислам дәүләте” аббревиатурасын ислам дәүләте дип түгел, иблиснике дип атарга кирәк.

Мәскәү ислам институтының укыту эшләре буенча проректоры Рәис Измайлов сүзләренчә, әгәр мәчеткә “Ислам дәүләте”нә теләктәшлек белдерүче кеше килә икән, аның белән сөйләшүне тарихтан башлау зарур. “Ислам дәүләте” – исламдагы яңа күренеш булмавын, элек тә бу төрдәге башка радикаль хәрәкәтләр, мәсәлән, хариҗилар булуына игътибар юнәлтү кирәк”, – дип сөйләгән ул. Проректор билгеләп узганча, алар да үзләрен экстремистлар буларак таныткан, барысын рәттән – мөселман булмаганнарны да, мөселманнарны да үтергән. Вакыт үтү белән, төрле сәбәпләр аркасында, бу хәрәкәт юкка чыга. Хәзер, күрәсең, Гыйракта һәм Сүриядә “Ислам дәүләте” террористик төркем рәвешендәге яңа хариҗилар барлыкка килүгә этәргән тышкы һәм эчке сәяси шартлар туган.

“Ислам дәүләте”ндә христианнарга, езидиләргә, шигыйларга нинди мөнәсәбәттә булуларын сөйләргә кирәк. Аларны судсыз һәм тикшерүсез үтерәләр, мәчетләрне, чиркәүләрне һәм синагогаларны җимерәләр. “Ислам дәүләте” тарафдарлары, ислам чыганакларына таянабыз, дип раслый. Чынлыкта, ислам чыганакларында алар кылган гамәлләрнең берсе дә юк”, – дип ассызыклаган Рәис Измайлов.

Әзерлек курслары Мәскәү ислам институты тарафыннан РФ мөселманнары Диния нәзарәте, МДУның Азия һәм Африка илләре институты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты тарафыннан оештырылган.