Чиләбе шәһәренең “Исмәгыйль” мәчете мәдрәсәсе киләсе уку елына шәкертләр җыя

Чиләбе шәһәренең “Исмәгыйль” мәчете мәдрәсәсе киләсе уку елына шәкертләр җыя

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Чиләбенең “Исмәгыйль” мәчете мәдрәсәсе киләсе уку елында шәкертләр җыю эшенә кереште. Мәдрәсәдә укырга теләүчеләр атнасына биш көн алып барылган кичке төркемдә, читтән торып уку бүлегендә һәм шимбә-якшәмбе көннәрендә оештырылачак төркемнәрдә белем алачак. Монда шулай ук балалар төркеме дә эшли. 6 яшьтән 60 яшькәчә булган дин кардәшләребез гариза язып ошбу уку йортына укырга керә ала.

Читтән торып уку вакыты – 4 ел, ә кичке төркемнең – 2 ел. Яшәү урыны булмаган шәкертләр сессия вакытына мәдрәсә тарафыннан торак белән тәэмин ителә. Рухи белемнәрен арттырырга теләүче дин кардәшләребезгә Чиләбе җирендә дә мөмкинлекләр ачылуы – күңелләрдә зур шатлык хисе тудыра.