«Рамазан — изге гамәлләр ае» марафонында 19 авыру балага ярдәм иткәннәр

Җыелган акча баш миенең арахноидаль кистасы, ВВС, ДЦП, спастик тетрепарез, Веста синдромы һ. б. диагнозларны дәвалау өчен тотылачак.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Рамазан аеның беренче көнендә Татарстан Республикасында Диния нәзарәте башлангычы белән традицион «Рамазан - игелекле эшләр ае» хәйрия марафоны старт алган иде. Бер ай эчендә 19 авыру балага ярдәм күрсәткәннәр.

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 30 көн эчендә, битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән, авыру балаларны дәвалауга, азкеремле гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтүгә акча җәлеп итә алды, дип хәбәр итте Диния нәзарәте.

Шулай итеп, Татарстанның төрле почмакларыннан 19 авыру балага дәвалану курсларын түләү өчен акча җәлеп ителде. Бу акчалар аларга баш миенең арахноидаль кистасы, ВВС, ДЦП, спастик тетрепарез, Веста синдромы һ. б. диагнозларга каршы көрәштә ярдәм итәчәк.

Шулай ук Татарстанда Рамазан аенда мөселманнар арасында мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасы җыю игълан ителгән иде. Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, акчаны махсус счетка электрон рәвештә күчерү мөмкинлеге булдырылды. Нәтиҗәдә ТР мцселманнары Диния нәзарәте «Зәкят» хәйрия фондының махсус картасына 1 миллион сумга якын акча кергән. Фитр сәдакасы мохтаҗ гаиләләргә акча рәвешендә тапшырыла.

Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үзеннән дә Татарстанның азкеремле гаиләләренә азык-төлек ярдәме күрсәтте. Күпбалалы, авыру балалар тәрбияләүче һәм тулы булмаган 790 гаиләгә 5,1 тонна күләмендә азык-төлек җыелмалары, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләренә 3 тонна азык-төлек тапшырылды.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан азык-төлек күчтәнәчләрен бөтен республикадан 110 хөрмәтле ветеран алды, алар арасында Татарстан имамнары да бар.