news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Алмата шәһәрендә Коръәнне хатем кылу онлайн режимда оештырылган

YouTube видеохостингында «Azan.kz» каналында һәм инстаграмда «Azan_1» аккаунтында туры трансляцияне карарга мөмкин.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Быел Рамазан аенда Казахстанның Алмата шәһәре хафизлары Коръән сүрәләрен онлайн режимда укый.

Коръәнне онлайн рәвештә хатем кылу Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Нәүрүзбай хаҗи Таганулы тәкъдиме белән оештырылды, дип хәбәр итте Нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Коръән укуда Алмата шәһәренең баш имамы Еркинбәк Шокай җитәкчелегендәге квалификацияле хафизлар катнаша.

Коръәнне онлайн уку Рамазанның (13 апрель) беренче көненнән башланган һәм утызынчы көнгә (12 майга) кадәр дәвам итәчәк.

Һәр көнне 14:00 сәгатьтә YouTube видеохостингында «Azan.kz» каналында һәм инстаграмда «Azan_1» аккаунтында туры трансляцияне карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100