news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Сахалин шәһәрендә беренче Җәмигъ мәчете өчен җир бирү турында фикер алышалар

Ерак Көнчыгыш мөфтие хакимият вәкилләренә өлкәнең яңа имам-мөхтәсибе Якуб хәзрәт Мадаминовны тәкъдим иткән.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Ерак Көнчыгыш мөфтие Әхмәт хәзрәт Гарифуллин Сахалин өлкәсе хөкүмәте вәкилләре белән Көньяк Сахалин шәһәрендә беренче Җәмигъ мәчете төзелешенә җир бүлеп бирү турында да сөйләшкән. Бу турыда Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда мөфти хөкүмәт вәкилләренә өлкәнең яңа имам-мөхтәсибе Якуб хәзрәт Мадаминовны тәкъдим иткән. Әхмәт хәзрәт мөселман бәйрәме көннәрендә чаралар оештыруда ярдәм өчен рәхмәт белдергән.

Хөкүмәт вәкилләре, үз чиратында, мөфтигә пандемия чорында үз вакытында мәчетләрдә чикләү кертүе өчен рәхмәт әйткән. Шулай ук алар мөфтигә төбәк мөселманнарын халык санын алуда катнашырга һәм агымдагы елның көзендә депутатлар сайлауларында үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтергә чакыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Шулай ук очрашуда катнашучылар төбәктә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту эшендә хезмәттәшлекне дәвам итү мәсьәләләре турында да фикер алышкан.

Очрашуда Сахалин өлкәсе Губернаторы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Епифанов, Сахалин өлкәсе Хөкүмәтенең иҗтимагый коммуникацияләр департаменты директоры Егор Умнов, милли һәм дини оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Дмитрий Лугин катнашты, диелә бу хәбәрдә..

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100