Татарстан мөфтие Венада Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) утырышында модератор ролендә чыгыш ясады

16-17 апрельдә Австриянең Вена шәһәрендә ОБСЕның тыныч җыеннар һәм ассоциацияләргә багышланган утырышы уздырыла

 (Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Венада (Австрия) уздырылган Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) утырышында “Россия Федерациясендә җыелышлар һәм ассоциацияләр иреге: төбәк аспекты” дигән темага модератор ролендә чыгыш ясады. Әлеге утырышны Татарстан һәм Кырым республикалары мөселманнары Диния нәзарәтләре оештырды. Анда дөньяның төрле илләреннән дипломатлар, хокук саклау оешмалары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырышта Россия төбәкләрендәге иҗтимагый, аерым алганда, мөселман оешмалары эшчәнлеге турында фикер алышынды. Татарстан мөфтие кунакларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең төрле юнәлешләрдәге киң күләмле эшчәнлеге һәм Татарстанда ислам үсеше турында бәян итте.

16-17 апрельдә Вена шәһәрендә ОБСЕның тыныч җыеннар һәм ассоциацияләргә багышланган утырышы уздырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.