Рамазан ае башланыр алдыннан волонтёрлар «Мәүлид» мәчетендә өмә үткәрде

Теләге булган кешеләр бу атнада тагын ике мәчеткә өмәгә килә ала.

(Казан, 17 март, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлары «Чиста мәчет» акциясе кысаларында изге Рамазан ае башланганчы Залесный бистәсендә урнашкан «Мәүлид» мәчетендә өмә үткәрде. Әлеге изге эштә унбиш кеше катнашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кызлар бөтен тәрәзәләрне, стеналарны, идәннәрне юды, тузан сөртте, ә балалар аларга чиләк белән су ташыды, чүп-чар тутырылган капчыкларны чыгарырга булышты. Егетләр мәчет янәшәсен тәртипкә китерде. Төш вакытына эш төгәлләнде.

Аннары, намаз укыганнан соң, мәчет имам-хатыйбы Радик хәзрәт Фазлыев яшьләргә вәгазь укыды, шулай ук мәчет төзелү тарихын сөйләде. Очрашу ахырында чәй мәҗлесе узды.

Әлеге акция кысаларында яз башыннан мөселман яшьләр активы вәкилләре Казанның «Рамазан», «Мәдинә» һәм «Гаилә» мәчетләрендә өмә үткәрде.

Бу атнаның ял көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге барлык теләүчеләрне ике мәчеттә өмәдә катнашырга чакыра: 21 март көнне «Зәңгәр» (Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 8/19) һәм 22 март көнне «Ихлас» (Лаеш, Усад бистәсе) мәчетләрендә.

Өмә иртәнге тугызда (09:00) башлана. Үзең белән 1 чиләк, чүпрәк, губка, сабын алып килү хуплана, диелә хәбәрдә.