420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тәүлек әйләнәсе Коръән аятьләрен укый башладылар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Россиянең төп мөселман гыйбадәтханәсендә Коръән уку гадәти хәл. Ә бу көннәрдә Изге китап аятьләрен уку дөньяда коронавирус таралуга бәйле рәвештә Аллаһы Тәгаләгә уртак мөрәҗәгатебез буларак кабул ителергә тиеш», - диелә Мөфтиләр шурасы сайтында.
Кичә Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов дин тотучыларны коронавирус йоктыру куркынычын киметү өчен мәчеткә барудан вакытлыча тыелырга чакырган иде.