Рәис Шәйхелисламов: фән һәм спорт олимпиадаларында шәкертләр катнашуын хуплау зарур

Рәис Шәйхелисламов: фән һәм спорт олимпиадаларында шәкертләр катнашуын хуплау зарур

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Арслан Минвәлиев). Кичә ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов Россия Ислам университетында булды. Биредә ул ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаки һәм дин әһелләре белән очрашты.

Мөфти Госман Исхаки сүзләренчә, ТР мәгариф һәм фән министры белән очрашу урыны итеп бүгенге көндә республика мөселманнарының төп уку йорты булган Россия Ислам университеты очраклы сайланмаган.

Очрашу вакытында дин әһелләре бүген республиканың мөселман җәмгыяте өчен актуаль проблемалар турында сөйләде. Имамнарның барлык мәктәпләрдә әхлак дәресләре кертү тәкъдименә (моның кебек мисал ТРның Балтач районында бар), министр Россиянең традицион диннәре көчен яшь буынны тәрбияләүдә кулланырга кирәклеген билгеләп үтте. Рәис Шәйхелисламов мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган фән олимпиадаларында һәм спорт чараларында дини уку йортлары шәкертләренең катнашу инициативасын хуплады. "Бу омтылыш мактауга һәм теләктәшлеккә лаек", - диде министр.

Очрашуда яңгыраган башка тәкъдимнәр арасында ТР Диния нәзарәтенең район бүлекләренең министрлыкның район-шәһәр мәгариф идарәләре һәм белән ныклы хезмәттәшлек итү теләге яңгырады. Р.Шәйхелисламов мөселман балаларының хәләл ризык белән туклану проблемасы булуын да таныды һәм "Мәгариф турындагы" Россия законына яңа төзәтмәләр керткәч, Татарстанның ябылу алдында калган ике мөселман урта мәктәбенең ("Госмания" һәм "Мирас") ун еллык тәҗрибәсен сакларга кирәклеге белән килеште.