Баку татарлары Мәүлид кичәсенә җыелды

Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган бәйрәмне "Дуслык" ансамбле оештырган.
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) Әзербайҗанның “Дуслык” татар театраль-хореографик ансамбле Бакуда Мәүлид бәйрәмен оештырган. Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган кичә Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиллегендә узган. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.Кичәдә Руслан хәзрәт Әбдикиев Коръәннән сүрәләр укыган. Мөхәммәт Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган нәшидләр, дини җырлар яңгыраган. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында тәмамланган.