Казанда VIII Саматов укулары ачылды

“Габделхак Саматов – Татарстан мөселманнарының беренче рухи әйдәп баручысы”, - диде Татарстан мөфтие.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россия ислам институтында VIII Саматов укулары ачылды.

Конференция Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла.

Әлеге чарада Россиянең күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, мөгалимнәр, фән эшлеклеләре катнаша.

Саматов укуларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Президент аппараты, Дәүләт Советы вәкилләре, шулай ук Россиянең татарлар, мөселманнар яшәгән башка төбәкләреннән дин әһелләре, мөфтиләр чакырылган. Ханты-Манси автономияле округы мөфтие, остазның улы Таһир хәзрәт Саматов чарада чыгыш ясап, кыскача әтисенең биографиясенә тукталды.

“Бик күркәм чарага, остазыбызны хөрмәтләргә җыелдык. 10 мең 500 мәчет җимерелгән 30 нчы елда туып, пионерга, комсомолга, колхозга кермичә, намазын укыган, тәһарәтсез йөрмәгән, 17 ел шофер булып эшләп, дини белем алган. Аны ел саен искә алып зурласак та урынлы булыр иде”, - диде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

“Бүген без янә Гадбелхак хәзрәтне искә алып, аның мирасын һәм күпкырлы эшчәнлеген барлау, гыйлеменнән, хезмәтеннән үрнәк алу максаты белән җыелдык. Габделхак хәзрәт Саматов – Татарстан Республикасы мөселманнарының беренче рухи әйдәп баручысы. Ул Идел-Урал төбәге мөселман татарлары арасында традицион ислам яңарышына бәяләп бетергесез зур роль уйнаган”, - дип белдерде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Габделхак хәзрәт Саматовның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытканын билгеләп узды. “Күп кенә хәзрәтләребез Габделхак хәзрәттән сабак алган. Хәзер дә хәтерлибез: өч томлык фәтвәләр китабы бар иде. Барыбыз да аннан файдаландык. Габделхак хәзрәт Саматов Совет чорында күп вәгазьләр укып, безнең халкыбызга файда китерде. Ул хәтта Ханты-Мансида юл бөтенләй булмаган Наваганск авылында да булган. Без баргач, андагы әби-бабайлар, Габделхак хәзрәт монда булган иде, дип сөйләделәр”, - дип белдерде мөфти журналистларга.

Чара кысаларында, шулай ук, күркәм дини-милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырылды. Бу премиягә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев лаек булды. Камил хәзрәт Сәмигуллин “Таян Аллага!” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне дә бүләкләде. Шигърият, проза, публицистика номинацияләрендә барлыгы 6 премия һәм Гран-при тапшырылды.

Быел “Хозур” нәшриятында Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы яңадан бастырып чыгарылган. Китап беренче тапкыр 1998 елда “Иман” нәшриятында дөнья күргән булган.

Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) – XX гасыр ахыры — XXI гасыр башы күренекле дин әһелләренең берсе, күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. Ул — татар халкының инкыйлабка кадәрге чордагы бай дини мирасын тудыручы дин әһелләренең дәвамчысы. Габделхак хәзрәт Саматовның тормыш юлы мөселманнар өчен иң катлаулы вакытка туры килә: ул СССР да дәһрилек җәмгыятендә үзенең вәгазь, үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, соңрак, Советлар Союзы таркалганнан соң да, үзенең эшчәнлеген әһле сөннәт вәл җәмәгать традицияләрен чит ил ислам секталарыннан һәм традицион булмаган агымнар агышыннан саклауга багышлый.