Казанның "Гаврош" приютында "Зәкят" фонды волонтерлары иҗади дәрес үткәрде

Приютта тәрбияләнүче балалар төсле кәгазьләр, кайчы һәм җилем ярдәмендә төрле хайваннар аппликацияләрен ясау белән шөгыльләнде.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”) Бүген “Зәкят” хәйрия фонды вәкилләре Казанның балалар һәм яшүсмерләр өчен “Гаврош” приютында тәбияләнүчеләр өчен мастер-класслар үткәрде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фонд волонтерлары белән бергә "Гаврошта"гы 3-4 яшьлек балалар бер сәгать дәвамында төсле кәгазьләр, кайчы һәм җилем ярдәмендә төрле хайваннар аппликацияләрен ясау белән шөгыльләнгән.

“Мондый дәресләр вак моториканы һәм иҗади фикерләүне үстерә. Алган күнекмәләр язарга өйрәнгәндә дә әһәмиятле роль үти. Иҗат процессында бала үз эшен күреп, уңай тәэсирләр ала”, дип белдерә "Зәкят" вәкилләре.