Чаллыда high-tech стилендә яңа «Чаллы Яр» мәчете ачылды

Бу объект башка мәчетләрдән гадәти булмаган архитектур корылышы белән аерылып тора – бинаның тышкы ягын һәм интерьерын бизәүдә high-tech стилендәге элементлар кулланылган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Бүген  Чаллыда тантаналы рәвештә «Чаллы Яр» мәчете ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чаллы Яр» – шәһәрдәге high-tech стилендәге беренче мәчет. Бу объект башка мәчетләрдән гадәти булмаган архитектур корылышы белән аерылып тора – бинаның тышкы ягын һәм интерьерын бизәүдә high-tech стилендәге элементлар кулланылган.

Яңа мәчет берьюлы шәһәрнең Орловка боҗрасы янында яшәүче кешеләр һәм юлчылар өчен хезмәт итәчәк, чөнки ул юл буенда урнашкан.

«Чаллы Яр» мәчете физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын да исәпкә алып төзелгән. Биредә алар өчен аерым тәһарәтханә дә бар. Мәчетнең гомуми мәйданы 450 кв. м. тәшкил итә, ул берничә уку сыйныфын һәм чаралар үткәрү өчен аерым залны да үз эченә ала. Мәчет 200 дән артык кешене сыйдыра ала.