Чистайда автомобильләрдә гадәти булмаган наклейкалар пәйда булган

Шәһәрдә 500ләп машина "Мин хәләлне сайлыйм!" символикасы белән урамга чыккан.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Чистайда гадәти булмаган акция уздырылган – 500ләп машина “Мин хәләлне сайлыйм!” символикасы белән урамга чыккан. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Наклейкаларны Чистай мөхтәсибәте имамнары уйлап тапкан һәм, шул рәвешле, җирле халыкны хәләл ризыкка тартырга ниятләгән. Җирле имамнар шәригать кануннары буенча ризык кабул итү турында вәгазь дә укыган.

Наклейкалар җомга намазыннан соң таратылган.

Искәртеп үтик, Чистай мөхтәсибәтендә Татарстан Диния нәзарәтенең Чистай “Хәләл” комитеты эшли.