news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясенең алты укучысы докторлык диссертациясе якларга әзерләнә

Академия эшли башлаганнан бирле барлыгы унбиш ислам фәннәре докторы әзерләгән.

Болгар ислам академиясенең алты укучысы докторлык диссертациясе якларга әзерләнә
Солтан Исхаков

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов бүгенге көндә академиянең алты докторанты докторлык диссертациясе якларга әзерләнүен әйтте.

«Быел алты кеше ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгъва кылырга җыена. Алар укуны тәмамлады инде. Хәзерге вакытта алар фикер алышу, кафедра дәрәҗәсендә экспертиза узу этабында. Кафедра аша ике диссертация үтте. Хәзер докторантлар фәнни эшләрен тулыландыру белән шөгыльләнә», — диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Академия җитәкчесе сүзләренчә, диссертацияләргә таләпләр катгыйланган. Докторантларга биш фәнни мәкалә бастыру шарты куелган һәм өстәмә экспертиза этаплары кертелгән.

«Докторант укып бетергән елда ук диссертациясен якламаса да була дигән фикергә килдек. Без аларны ашыктырырга теләмибез. Безнең өчен сыйфат мөһимрәк. Әлегә быелгы фәнни эшләрнең сыйфаты без куйган таләпләргә җитеп бетми. Хәзер таләпләр артты», — диде Айнур Тимерханов.

Айнур Тимерханов ел азагына кадәр фәнни эшләр диссертация советына кабул итү дәрәҗәсенә барып җитәр, дип ышана. Аннары соң яклау процедурасы башланачак. Болгар ислам академиясе эшли башлаганнан бирле барлыгы унбиш ислам фәннәре докторы әзерләгән.

«Диссертация советы ел дәвамында эшләячәк. Фәнни эшләр яклау этапларын узган саен, диссертация советы җыелачак һәм комиссиягә документларны кабул итәчәк», — диде Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы.

Россия ислам институты ректоры, Россия ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясен аспирантлар укуны тәмамлауга диссертация якларга керешә дигән принциптан читкә китүен әйтте. «Хәзер ул дөньяви белем бирү принцибына күчте. Диссертацияне яклауга бер елдан да, ике елдан да керешергә мөмкин. Докторант үз эшен тиешле кондициягә җиткерергә тиеш», — диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100