news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айнур Тимерханов: Ислам фәннәре докторларының эшкә урнашуында проблема юк

«Бездән бүгенге көндә үк Мәрҗани, Бигиевлар чыгуын көтәләр, ләкин, билгеле, академия үсеш чорын үтәргә тиеш», — дип белдерде Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов.

Айнур Тимерханов: Ислам фәннәре докторларының эшкә урнашуында проблема юк
Солтан Исхаков

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов сүзләренчә, ислам фәннәре докторларының эшкә урнашуында проблема юк. Бу хакта ул «Ислам фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсен бирү тәртибенә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Болгар ислам академиясе 15 ислам фәннәре докторын әзерләп чыгарган. «Алар укырга кергәндә үк, дәүләт учреждениеләрендә, ислам уку йортларында эшләп, зур тәҗрибә туплаган, ислам дөньясында танылган шәхесләр. Фән докторлары, хәтта магистрлар арасында да эшкә урнашу проблемасы юк. Магистрлар арасында ике ел нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу күрсәткече 95 процент», — диде ректор вазифаларын башкаручы «Татар-информ» матбугат агентлыгында матбугат конференциясендә.

Айнур Тимерханов әйтүенчә, академияне 2019 елда тәмамлаган Үзбәкстан егете Мирадил Хәйдәров дипломы Үзбәкстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан танылу алган, дөньякүләм дәрәҗәгә тиңләштерелгән. Гарәп Әмирлегеннән Мөхәммәд Аслам дигән докторантыбыз уңышлы гына яклады, безгә кергәнче дә, хәзер дә Абу-Дабида мөфти булып эшли. Ул ислам дөньясында танылган шәхес», — диде.

«Болгар ислам академиясенә җәмгыять, Хөкүмәт тарафыннан да ышаныч зур. Бездән бүгенге көндә үк Мәрҗани, Бигиевлар чыгуын көтәләр, ләкин, билгеле, академия үсеш чорын үтәргә тиеш. Академия үсешенә салынган нигез, киләчәктә, һичшиксез, уңай җимешләрен, ислам гыйлеме өлкәсендә танылган галимнәрен бирәчәк», — дип белдерде Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы.

Россия ислам институты, Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар академиясе мөселман элитасын булдыруга юнәлдерелгәнен искәртте.

«Өч ислам фәннәре докторы Россия ислам институтында эшли. Йосыф Абдулмөслимов Дагыстан ислам университеты ректоры вазифасында. Алга таба бөек дин галимнәре Болгар ислам академиясен тәмамлаган чыгарылыш студентлары булыр», — диде. Ул, шулай ук, Татарстан мөфтие докторантурада укыганын, быел Дагыстан мөфтиенең ике урынбасары да академиягә укырга кергәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100