news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе мәдрәсәсендә укулар башлана

Дәресләр көндез һәм кичке якта алып барылачак.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 1 октябрьдән Әгерҗенең “Нур“ мәчете каршында эшләүче мәдрәсәдә балалар һәм зурлар өчен дини укулар башлана. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 

Дәресләр көндез һәм кичке якта алып барылачак. Укырга теләге булганнар мәчеткә барып языла ала. Ә оештыру  җыелышы 30 сентябрьдә көндезге сәгать 10да була. Белешмәләр өчен телефон: 89872930463, диелә хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot