Башкортстанда 111 ел элек төзелгән мәчетне төзекләндергәннәр

Бу изге эштә авыл халкы һәм тумышлары белән шушы җирлектән булучы кешеләр катнашкан.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Башкортстанның Мәчетле районындагы Кутушево авылында реставрацияләнгән мәчет ачылган. Авыл аксакаллары хәбәр иткәнчә, әлеге бина монда 111 ел элек салына. Әмма совет чоры үз төзәтмәләрен кертә һәм мәчет 1930 елдан башка эшләр өчен кулланыла.

Бары тик 1992 елда иске мәчет бинасы кире мөселманнарга кайтарылган. Әмма үткән вакыт эчендә ул шактый тузган һәм искергән була. Шунлыктан 2015 елда аны төзекләндерү эшләре башланган. Бу изге эштә авыл халкы һәм тумышлары белән шушы җирлектән булучы кешеләр катнашкан, дип яза “Башинформ”.

Ике ел эчендә бина тулысынча төзекләндерелә һәм икенче тормыш ала.