news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды аз керемле гаиләләргә бала арбалары бүләк итте

Он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, тәм-томнар, шикәр, макарон һәм чәй кергән азык-төлек җыелмасы да таратканнар.

«Зәкят» хәйрия фонды аз керемле гаиләләргә бала арбалары бүләк итте
http://dumrt.ru

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә бала арбалары бүләк итте. Бик яхшы хәлдәге алты арбаны «Зәкят» хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар биргән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Арбалар барысы да фонд тәрбиясендә булучыларга тапшырылган. Бу — ялгыз аналар, күп балалы әниләр һәм Казанда яшәүче үзенчәлекле балаларның әти-әниләре. Моннан тыш, арбалардан кала, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары да тапшырылды, чөнки пандемия нәтиҗәсендә күпләр эшсез калды. Азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, тәм-томнар, шикәр, макарон һәм чәй керә.

Игелекле эштә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасы номерына 4817 7601 6652 0787 (карта «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна исемендә) акча җибәрә аласыз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100