news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте әзерләгән Коръән басмасын Башкортстанга җибәрделәр

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының махсус чыгарылышы 40 мең данә гомуми тираж белән бастырылыр дип көтелә. Аларны татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә тәкъдим итәргә ниятләнә.

Татарстан Диния нәзарәте әзерләгән Коръән басмасын Башкортстанга җибәрделәр
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте нәшер иткән Коръәннең 600 нөсхәсен Башкортстанга җибәрделәр. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кәләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» — Коръән мәгънәләрен татар теленә тәрҗемә итү, ТР Диния нәзарәтенең «Хузур» нәшрияты тарафыннан басылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Туган тел елы кысаларында, федерация субъектлары мөселманнар өчен Изге Китапны хәзерге заманча тәрҗемә итү өчен, махсус тираж чыгарырга кушты.

«Кәләм Шәриф» нең беренче 600 нөсхәсе бүген Башкортстан Республикасына — Башкортстан диния нәзарәтенә җибәрелде.

Басманың махсус чыгарылышының гомуми тиражы 40 мең данә булыр дип көтелә.

«Кәләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2019 елда нәшер ителгән. Татар телендәге басма белән беррәттән, шулай ук рус телендә «Калям Шариф. Перевод смыслов» китабы да дөнья күрде. 

«Китаплар Мәскәүдә һәм Махачкалада уңышлы тәкъдим ителде. Рус телендәге басма „Хозур“ нәшрияты тарафыннан өч тапкыр нәшер ителде (гомуми тиражы 7 мең данә). Татар телендә хезмәт 3 тапкыр 4 меңлек гомуми тираж белән бастырылды. Моннан тыш, „Хозур“ нәшрияты тарафыннан Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре аудиоверсиясе әзерләнде, соңыннан ул Коръән-каләмгә кертелде», диелгән Диния нәзарәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100