Ульяновскта Шәүкәт хәзрәт Гыйматдинов истәлегенә мәрмәр такта куелды

Бүген аның улы Әскать хәзрәт Мәскәү шәһәре мәчетендә имам булып хезмәт итә.
(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәренең 1915 елда төзелгән мәчет бинасында аның мәрхүм булган имамы Шәүкәт хәзрәт Гыйматдинов истәлегенә мәрмәр такта ачылды. Шәүкәт ага моннан берничә ел элек әлеге мәчетне мөселманнарга кайтару һәм төзекләндерү буенча әйтеп бетергесез зур хезмәт куйды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген аның улы Әскать хәзрәт Мәскәү шәһәре мәчетендә имам булып хезмәт итә. Истәлек тактасын ачу тантанасына ул да кайткан иде. Ул чыгыш ясап балачак истәлекләре, әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.