Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядәге сәяси вакыйгаларны фетнә дип бәяләде

Мөфти тынычлыкның кадерен белергә кирәклеген билгеләп үтте

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә кичә башланган сәяси вакыйгаларны фетнә дип бәяли. Ул бу хакта бүген мөселман яшьләренең II форумын ачу тантанасыннан соң, журналистлар белән әңгәмәсендә әйтте.

“Төркиядәге вакыйгалар турында интернеттан укып, күзәтеп барабыз. Бу безне тынычлыкның нәзберек, кыйммәтле нәрсә булуы, илебездә, шул исәптән Татарстанда, тотрыклылыкны һәм тынычлыкны саклауның әһәмияте хакында тагын бер тапкыр уйланырга этәрергә тиеш”, – дип билгеләп үтте ул. Мөфти сүзләренчә, илкүләм тотрыклылык – ул бик зур хезмәт, һәрберебез аны саклауга үз өлешен кертергә тиеш.

“Безнең үзебезнең дини мирасыбыз бар. Безгә аны торгызырга һәм белем бирүдә әлеге мираска таянырга кирәк. Дини гыйлем алучы студентларыбызны грамоталы булудан тыш, мәдәниятле итеп тәрбияләргә кирәк. Аларның белемнәренең генә түгел, иң беренче чиратта, үз-үзләрен тотышларының камил булуы мөһим. Шайтан Җир йөзендәге барлык кешеләрдән дә күбрәк белә, шуңа да карамастан, ул шайтан”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Аның сүзләренчә, тиздән ресбуликада иске татар дини китапларын җыюны күздә тоткан акция уздыру ниятләнә. Басмаларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында туплау һәм саклау планлаштырыла. Дини белем алучы студентларга гына түгел, теләге булган һәркемгә аларны уку мөмкинлеге булдырылачак.