Мөселман балалары арасында үткәрелүче “Йөрәк парәләре” дигән бәйге көзгә күчерелә

Бәйгене Рамазан аеннан соң уздырырга планлаштырабыз, дип белдерә Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бу айда балалар арасында “Йөрәк парәләре” дип исемләнгән бәйге узарга тиеш булса да, оештыручылар аның вакытын кичектерергә булдылар.
Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина белдерүенчә, әлеге чараны алар көз айларында, ягъни Рамазаннан соң уздырачаклар икән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мәктәп яшендәге балалар арасында үткәреләчәк “Йөрәк парәләре” бәйгесе “Иң талантлы бала”, “Иң акыллы бала” һәм “Иң әхлаклы бала” дигән өч номинациядә үткәрелә. Җиңүче исә “Идел-хаҗ” төбәкара үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус бүләккә — Төркиянең спорт-сәламәтләндерү балалар пансионатына юлламага ия булачак.