Татарстан һәм Кырым мөфтиләре очрашып сөйләште

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакны ТРМДН мөмкинлекләре белән таныштырды

 (Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Кырым мөфтие хаҗи Әмирали Әблаев килде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтияте эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырды. Шулай ук Кырым мөселманнары җитәкчесе “Хузур” нәшрият йорты белән танышты. Камил хәзрәт аңар Коръәннең Казан басмасын нәшер итүгә әзерләнә торган яңа нөсхәсе хакында сөйләде.

Очрашу вакытында Татарстан һәм Кырым мөфтиятләре арасында хезмәттәшлек юллары да барланды, диелә ТРМДН хәбәрендә.