Шәһри Болгарда Югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарафыннан оештырылган чара узды

Шәһри Болгарда Югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарафыннан оештырылган чара узды

(Ульяновски, 16 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Шәһри Болгарда Югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарафыннан оештырылган чара узды. Менә берничә ел инде Шәһри Болгарда үткәрелүче бу чара, Тәлгать хәзрәтнең тарафдарларын барлау чарасыдай оештырыла һәм анда, гадәттә, Югары мөфтине танучы дин әһелләренең Корылтае яки Пленумы була иде. Быел исә халык Шәһри Болгарга кем тарафдары булуны күрсәтү өчен түгел – динебезгә, шанлы тарихыбызга якынаю максатыннан килгән.

Гомум чаралар, нигездә, Югары мөфти җитәкчелегендә тәүбә кылу һәм өйлә намазы белән чикләнде. Чарада катнашучылар арасында иң күбесе ульянлылар булгандыр. Бу беренчедән, Ульяновски - иң якын өлкә булса, икенчедән, 1988 елдан бирле, “Туган тел” оешмасы барлыкка килгәч, ел саен Айрат Ибраһимов оештырган сәяхәтләрнең дә тәэсиредер. Килүчеләрнең төп максаты - шанлы дәүләтебез башкаласы Шәһри Болгар белән якыннанрак танышу һәм тарихыбызга якынаю. Башкортстаннан да унбишләп зур автобуста кеше килгән иде. Пермь, Әстерхан, Волгоград, Самара һәм Пенза өлкәләреннән, Мордовия һәм Чуашстан республикаларыннан да байтак кеше бар иде.

Ә Ульяновски өлкәсенең “Туган тел” һәм “Болгар яңарышы” оешмалары исә чын тарихыбызны халыкка аңлату чараларын максат итеп килгән. “Туган тел” активистлары Сембергә нигез салуның сафсата икәнен исбат итүче, Алтын Урда, Мәскәү кенәзлеге, Болгар һәм Казан ханлыклары арасында булган мөнәсәбәтләрне ачыклаучы нотыклар тотты.

“Туган тел” идарәсе әгъзасы Розалия Матросова халкыбызны тарихка якынайтуның яңа ысулын кулланды. Ул Сөембикә булып киенеп йөрде. Аның югары зәвык белән үзе әзерләгән киемнәре сокланырлык та иде. Эш киемдә генә түгел: Розалия ханымның халык җыелган җирләрдә Сөембикәнең кем икәнен аңлатып йөрүе һәм аның бәетен укуы да, тарихыбызны барлау чарасы булып торадыр.