Казан Җәмигъ мәчетен проектлауда Төркиядәге дини комплекс тәҗрибәсе кулланылачак

ТР Президенты Истанбулда 63 мең кешене сыйдыра торган дөньядагы иң зур мәчеттә булды.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казан Җәмигъ мәчетен проектлаганда Истанбулдагы Чамлыджа дини комплексын төзү тәҗрибәсе кулланылырга мөмкин. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.«Президент тәҗрибә үзләштерү максатыннан дөньядагы иң зур мәчет белән танышып чыгарга карар кылды. Әлеге тәҗрибә Казан Җәмигъ мәчетен төзегәндә файдалы булырга мөмкин», - диде Галимова. Ул искәртеп үткәнчә, биредә сүз архитектура алымнарын күчереп алу турында түгел, ә нәкъ менә мәчет төзү тәҗрибәсен куллану хакында бара.Дөньядагы иң зур Чамлыджа дини комплексы 2019 елның 7 мартында ачылды. Ул берьюлы 63 мең кешене сыйдыра. Мәчеттә намаз укучылар өчен биш ишегалды, китапханә, конференцияләр залы һәм автомобиль парковкасы бар.