news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара мөселманнары Җәмигъ мәчете ишегалдына өмәгә чакыра

17 апрельдә иртәнге сәгать тугызда өмәгә гаиләләр, балалар белән килергә була.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Самара шәһәрендә Җәмигъ мәчете территориясен тәртипкә китерү максатыннан, 17 апрельдә иртәнге сәгать тугызда шимбә өмәсе була.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, Җәмигъ мәчете Рамазан аенда мәчеткә йөрүчеләрне һәм битараф булмаган шәһәр халкын өмәгә чакыра. Өмәгә гаилә, балалар белән килергә була. 

«Мөмкинлеге булучылар өмәгә тырма, көрәк, перчаткалар, чүп-чар салу өчен пакетлар алып килә алсагыз, бик әйбәт булыр иде», диелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100