Малайзия христианнарга «Аллаһ» сүзен кулланырга рөхсәт иткән карар белән риза түгел

Малайзиядә мөселманнар барлык халыкның – 60, христианнар 10 процентын тәшкил итә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Малайзия Хөкүмәте христианнарга китаплар һәм дини белем бирү материалларында «Аллаһ» сүзен кулланырга рөхсәт иткән Югары суд карарына каршы апелляция бирәчәк.

«Аллаһ» сүзе малайя телендә бер Алланың төп билгеләмәсе сыйфатында кулланыла, шунлыктан христианнар һәм башка дин вәкилләре дә, 1986 елның 5 декабрендә Хөкүмәт тарафыннан тыю директивасы кабул иткәнчегә кадәр, аны озак вакытлар кулланган. Илнең Югары суды 10 мартта әлеге директиваны Конституциягә каршы килә дип тапкан. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Malay Mail басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Суд карары Хөкүмәт вәкилләре Джилл Айрлэндның атамасында «Аллаһ» сүзе урын алган сигез CD-дискын конфискацияләгәч, 2008 елдагы эшнең нәтиҗәсе булган. 2014 елда суд аңа дискларны кире кайтарып бирергә боерса да, закон дәрәҗәсендә берни дә үзгәрмәгән.

Малайзиядә мөселманнар барлык халыкның – 60, христианнар 10 процентын тәшкил итә.