news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ислам. Беренче адымнар» проектында беренче дәресне Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде

Беренче дәрескә 130 ир-ат һәм хатын-кыз җыелды.

«Ислам. Беренче адымнар» проектында беренче дәресне Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде
dumrt.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Казанда намаз һәм Ислам нигезләрен өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар» интенсив курсының бишенче сезоны башланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәктәп» тыңлаучыларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде һәм Ислам нигезләре китабы буенча дәрес бирде.

Беренче дәрескә 130 ир-ат һәм хатын-кыз җыелды. «Мәктәп»тә алар атнасына бер көн укып, 7 дәрес эчендә намаз һәм Ислам нигезләрен уку күнекмәләрен үзләштерәчәк. Һәр укучыга «Ислам. Беренче адымнар» дигән эш дәфтәре бирелде.

Дәресләргә шулай ук ишетми торган шәкертләр дә килгән, алар өчен сурдотәрҗемә оештырылган.

Дәресләр бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла.

Проект 28 мартта ябыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100