Диния нәзарәте игълан иткән “Без-татарлар” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Җиңүчеләр арасында “Татар-информ” хәбәрчеләре Мөршидә Кыямова һәм Алия Җамалиева бар.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Без - татарлар” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре - татар редакциясеннән Мөршидә Кыямова һәм рус редакциясеннән Алия Җамалиева бар.

Диния нәзарәте әлеге бәйгене узган елның октябрь ахырында игълан итте. Аның максаты: Татарстан Республикасында татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү, шулай ук татар рухи мирасы яңарышы проблемаларына игътибар юнәлтү, журналистлар каләме аша әлеге мәсьәләргә кызыксыну уяту.

Бәйге җиңүчеләрен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе котлады. Чыгышында ул татар рухи мирасын торгызу, татар телен өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында әйтте.

“Бу көнүзәк һәм җитди мәсьәләдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур булды. Сез мөһим төшенчәләрне киң җәмәгатьчелеккә аңлаешлы, үтемле һәм объектив формада җиткерә алдыгыз. Шулай ук ике дәүләт телен тигез күләмдә өйрәнү һәм файдалану мәсьәләсен күтәреп чыктыгыз. Иң мөһиме, шушы проблемаларга ата-аналарның игътибарын җәлеп итә алдыгыз", - диде мөфти.

Диния нәзарәтенең матбугат җитәкчесе Резедә Закирова әйтүенчә, бәйгедә республиканың Казан, Мамадыш, Биектау, Нурлат, Алабуга, Зәй, Арча, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чүпрәле, Буа һәм башка почмакларыннан 79 журналист катнашкан. Татар һәм рус телләрендә барлыгы 299 эш кабул ителгән. Шуларның йөздән артыгы - басма чараларда дөнья күргән мәкаләләр. 86 эш "Иң яхшы интернет-язма" номинациясендә катнашкан. Иллешәр журналистик хезмәт радио һәм телевидениедә иң яхшы материал исеме номинациясендә тәкъдим ителгән. Жюри рәисе Татарстан мөфтие - Камил хәзрәт Сәмигуллин. Эшләрне бәяләүдә аның бөтен урынбасарлары катнашкан.

Төп бүләк - Гран-Прига "Татарстан Яңа гасыр" телекомпаниясенең "7 дней" тапшыруы хәбәрчесе Илзирә Юзаева ия булды.

"Иң яхшы телевизион сюжет" номинациясендә "Новости Татарстана" тапшыруы хәбәрчесе Лина Зиннәтуллинага тиңнәр табылмаган.

“Иң яхшы интернет-басма" номинациясен  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре Мөршидә Кыямова һәм Алия Җамалиева үзара бүлеште.

"Басма чараларда иң яхшы язма" номинациясендә җиңүне "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе Зөһрә Садыйкова яулады.

"Иң яхшы радиорепортаж" булып, Мамадыш районының "Нократ дулкыннары" радиосында татар телендә чыккан "Кызган таба" тапшыруы танылды.

Моннан тыш, мөфти һәм жюри әгъзалары, берничә журналистка өстәмә бүләкләр тапшырды. "Махсус бүләк иясе" номинациясендә әлеге теманы аеруча актив яктырткан өчен Ләйсирә Фазлыева, Рәшит Минһаҗ, Наталья Спиридонова, Чулпан Галиәхмәтова, Тимур Рәхмәтуллин, Гадилә Галимова һәм Айсылу Юлдашева бүләкләнде.