Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районында Раифа монастыре территориясендә суга чуму урыннары 5 көн эшләячәк
19 гыйнварда православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
(Яшел Үзән, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). 19 гыйнварда православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Раифа Богородица ирләр монастыре территориясендә беренче тапкыр, өч көн урынына, су коену урыны биш көн дәвамында эшләячәк. Быел Хач ману бәйрәме чәршәмбе көненә туры килә, шуңа күрә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев халык фикеренә колак салып, эш вакытын озынайту турындагы тәкъдимне хуплады.
Суга чуму өчен әзерләнгән бәкегә 19 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр 9.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, һәм 23 гыйнвардан 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин. Моннан тыш, 19 һәм 20 гыйнварда кунаклар өчен Садовый бистәсе территориясендә өстәмә парковка оештырыла, аннан монастырьга кадәр микроавтобус йөриячәк.
Суга чуму өчен алты бәке әзерләнәчәк: Ильинский авылы территориясендә, изге Илья пәйгамбәр чиркәве — 19 гыйнварда 9.00 сәгатьтән 20 гыйнварга кадәр; Осиново авылында Изге Ана иконасы чиркәве мәхәлләсе 19 гыйнварда 09.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр; Васильево бистәсендә, Воздвижения креста Господня чиркәве мәхәлләсе-19 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 20 гыйнварда 22.00 сәгатькә кадәр.
Шулай ук «Дельфин» санаторий-шифаханәсе территориясендә (Яшел Үзән шәһәре) Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе — 19 гыйнварда 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, Исаково авылы, Богоявления Господня чиркәве — 19 гыйнварда 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли.
Автомобиль йөртүчеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре таләпләрен үтәүләрен сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз