Түбән Камада православие динен тотучылар Чумылдыру - Крещение Господня бәйрәменә әзерләнә

19 гыйнвар көнне христианнар Чумылдыру - Крещение Господня бәйрәмен билгеләп үтә.

(Түбән Кама, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). 19 гыйнварда христианнар Чумылдыру - Крещение Господня бәйрәмен билгеләп үтә. Түбән Кама муниципаль районының барлык чиркәүләрендә дә дини хезмәтләр узачак. Бәйрәм кич белән башлана һәм 19 гыйнвар иртәсендә Илаһи литургия белән дәвам итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр  ителә.

Түбән Каманың төп чиркәүләрендә бу көнне ике литургия – иртәнге алтылар тирәсендә һәм кичке сигездә узачак.

Красный Ключ бистәсендә Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвендә Чистай һәм Түбән Кама епископы булачак. Изге литургиядән соң, архиерей мәхәллә халкы белән бергә якындагы чыганактагы суны изгеләндерү өчен тәре йөрешендә катнашачак.

Быел Кама елгасында махсус бәкеләр-иорданнар уелмаячак. Суга чуму йоласы Изге чишмәдә оештырылачак.

19 гыйнвар көнне 12.00 сәгатьтә Келәтле авылы чишмәсендә суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Шулай ук Шереметьевка һәм Ачы авылларында да суга чуму өчен махсус урыннар билгеләнәчәк.

Хач формасындагы бәкеләр Кама Аланы, Кушай, Иске Чишмә, Олы Аты янындагы сулыкларда уелачак. Аларда коену 18 һәм 19 гыйнварда көндез мөмкин булачак.