Пенза имамы Йосыф хәзрәт Бибарсов «Muslim team» клубында яшүсмерләргә Коръән өйрәтә

Клубның максаты – үзеңне шәхес буларак таныту өчен фикердәшләр белән җанлы аралашу һәм белем бирү.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Һәр якшәмбедә Пенза шәһәренең Х.Д.Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәгендә «Muslim team» яшүсмерләр клубы эшли. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә. 

Мөфтинең дини мәсьәләләр буенча урынбасары, Пенза шәһәре имамы һәм мөгаллим Йосыф хәзрәт Бибарсов 12-17 яшьлек яшүсмерләр белән ныклап торып шөгыльләнергә карар кылган.

Клубның максаты – үзеңне шәхес буларак таныту өчен фикердәшләр белән җанлы аралашу һәм белем бирү.

«Muslim team» клубында яшүсмерләр Коръәнне үзләштерә, шулай ук бүгенге көн чынбарлыгында мөселман шәхесен тәрбияләү буенча дәресләр тыңлый, диелә бу хәбәрдә.