Кукмарада вәгазь кичәсе үткәрделәр

Районда Мәүлид ашлары үткәрелә.
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Күптән түгел Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” дип аталган чара кысаларында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына, аның фидакарь эшчәнлегенә, күркәм холык сыйфатларына багышланган вәгазь кичәсе уздырылды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Чарада Казан шәһәренең “Динислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара Үзәк мәчете имамы вазифаларын башкаручы Габделгалим хәзрәт Мәҗитов катнашты. Бик мәгънәле, тирән эчтәлекле вәгазь кичәсеннән соң мәдрәсә ашханәсендә Мәүлид ашы үткәрелде.